Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнар өчен ТР буенча янгынга каршы хезмәтенең 64нче янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырды.
Әлеге чара һәр балага янгын чыгу сәбәпләре турында белем тупларга ярдәм итә.
Янгын бүлеге хезмәткәрләре балалар белән әңгәмә корды, махсус киемнәр, профессиональ техника белән таныштырды.