2017 елның 6 июлендә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге Тынычлык проспекты 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ Мәдәният сараенда буш эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Чара сәгать 10:00да башлана.
Ярминкәнең эшендә шәһәрнең 11 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашыр дип көтелә:
Эш бирүчеләр түбәндәге буш эш урыннарын тәкъдим итәчәкләр: санитар табиб, авырулар һәм өлкән яшьтәге кешеләр артыннан караучы белгеч, тәэмин итү менеджеры, сату буенча менеджер, келәт эшчесе, ашамлыклар сатучы-кассир, сату залы тикшерүчесе, аш бүлмәсе эшчесе, пешекче, кассир, официант, металл кисү станоклары операторы, штамплаучы, салкын штамп җайланмасын көйләүче, буяучы, бораулаучы, стропальщик, балта остасы, укчы, химик анализ лаборанты, программа белән идарә ителүче станоклар операторы.
Ярминкәгә килүчеләр кадрлар белән эшләүче белгечләр белән әңгәмә вакытында буш эш урыннары турында тулы мәгълумат ала алалар (эшнең графигы, характеры, квалификацион тәлапләр, эшкә түләү системасы һ.б.).