Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә хезмәт терапиясе буенча "Менә җәй килде" чираттагы күргәзмәсе узды.
Өлкән кешеләр үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итте. Биредә атлас тасмалардан эшләнгән георгин, роза, кыңгыраулар һәм ромашкалар күрергә була.
Барлык катнашучыларны да Наталья Можина эш сөючәнлеге белән гаҗәпләндерде. Ул үзенең кулдан чигелгән кул эшләнмәләрен тәкъдим итте.