Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Наркотикларсыз тормыш" Республика акциясе кысаларында "Олимпионики" спорт чарасы узды.
Чара барышында балалар хәрәкәтчән уеннарда, туплы эстафета, конкурсларда катнашты. Ярышлар күңелле, хәрби рухлы, һәм, иң мөһиме команда составында ата-аналар да катнашты.
Ахырда жюри әгъзалары җиңүчеләрне игълан итте һәм татлы призлар белән бүләкләде.