Питрәч приютында иң яшь тәрбияләнүчеләр транспорт чаралары белән танышты

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Ләйсән Шәйхетдинова "Транспорт" темасына дәрес үткәрде.

Балалар "Төсле автомобильләр", "Дулкын" дип исемләнгән дидактик уеннарда катнашты.

"Дәресләр вакытында балалар сүзлеген баетты, "транспорт" төшенчәсе белән танышты, әңгәмәдә актив катнашты", - диде оештыручы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International