“Шатлык” приюты кармагындагылар балалар китапханәсендә булды

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Һәрбер бала кечкенәдән белә: “Китап – кешенен дусты”. Кече яшьтән үк әти-әниләр, тәрбиячеләр балаларга китап укый. Шулай ук “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр үзләренең китап турында белемнәрен үстерү максатыннан, балалар китапханәсендә булды.

Китапханә хезмәткәрләре балаларны бик шатланып каршы алды һәм китап иленә сәяхәткә чакырды. Балалар кызыксынып китапханәченең сөйләвен тыңлады. Ул аларны китап, журнал тупланмалары белән таныштырды. Китапка дөрес караш, ничек сайларга һәм үзеңне уку залында ничек тотарга икәнлекне сөйләде. Балалар китапларның нинди принцип белән китапханәдә икәнлекне, күбрәк нинди китаплар укылуын белделәр. Монда тәрбияләнүчеләргә бик ошады. Бу сәяхәт алар өчен бик мөхим, чөнки китап мәдәниятка кызыксыну уята, белемле, кызыксынучан кеше тәрбияли. Сәяхәт балаларда онытылмаслык мизгелләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International