Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.
Чарада 4 предприятие вәкилләре катнашты. Эш бирүчеләр тарафыннан 408 вакансия игълан ителгән, шуларның 368е эшче һөнәрләр буенча.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 306 кеше булды. Чара йомгаклары буенча вакантлы эш урыннарына 25 юнәлеш бирелгән.