Бу көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең мобиль бригадасы директор Нурсия Мубаракова, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Алсу Юзмухамедова һәм белгеч Дамира Кашапова белән берлектә Вахит авылына барды.
Визитның максаты булып 2 группа инвалиды тыл хезмәтчәне Марфуга Гарипованы 90 яшьлек юбилее белән котлау торды. Ханым социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 1999 елның 24 октябреннән бирле. Социаль хезмәтләрне аңа социаль хезмәткәр Рәмзия Сәмигуллина күрсәтә.
Кунаклар юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм озын бәхетле тормыш теләделәр.