Балтач “Наз” үзәгендә Сабантуй узды

2017 елның 27 июне, сишәмбе

2017 елның 26 июнендә Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә “Арттерапия” программасы кысаларында тернәкләнүчеләр арасында бүлекчә хезмәткәрләре татар халкының милли бәйрәме- Сабантуй уздырды.

Бу чара бүлекчәдә һәр елда традиция буенча уздырыла. Бәйрәм барышы төрле уеннар белән аралашып барды: балык тоту ярышы, әтәчләр сугышы, аркан тартыш уены, йомырка кабып йөгерү, итек ату hәм башка уеннар үткәрелде. Сабантуй бәйрәме милли уеннар белән беррәттән, җыр - биюләр белән аралашып барды. Әлеге чара мичтә пешкән көймак һәм самавыр чәе  белән төгәлләнде.

Иң шатлыклысы -барлык тернәкләнүчеләргә дә бу чарада катнашып, бүләкләр алырга мөмкинлек булды. Әлеге узган чаралар тернәкләнүчеләргә сәламәтлекләрен ныгыту өчен зур мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International