Буа "Гармония" үзәге Халыкара наркотикларга көрәш көнен хуплады

2017 елның 27 июне, сишәмбе

"Наркотикларсыз тормыш" наркотикларга каршы айлык кысаларында Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре шәһәр яны "Чайка" лагерендә Халыкара наркотик белән көрәшү көне уңаеннан чаралар үткәрде.

Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балигъ булмаганнарның сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен киңәйтү.

Профилактик дәресләрендә "Минем сәламәтлеге минем кулда" диспутында урта һәм өлкән яшьтәгеләр катнашты. Балалар мини-лекция тыңлады, психологик күнегүләр үтәде.

Кече яшьтәге балалар өчен "Кыз һәм төлке" курчак спектакле оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International