“Өмет чаткысы” үзәгендә үзенчәлекле мастаер-класс узды

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә  тәрбияләнүче Галимова Нәзирә кызларга, хатын-кызларга матур итеп мөселманча яулык бәйләү серләрен өйрәтте.

 Бу мастер-класс  бик кызыксындыргыч, мавыктыргыч булды. Нәзирә аның төрле ысулларын күрсәтте. Кызлар күңелләрен  биреп эшләде.

Безнең үзәктә мондый мастер-класслар күрсәтү гадәткә кереп бара. Алар балалар өчен тәрбия чарасы булып тора, коллективта үз урыннарын табарга, матурлыкны, гүзәллекне күрергә ярдәм итә.Яулык, палантин, шарфтан төрлечә матур итеп бәйләгән яулыклар гүзәл затларның күңеленә хуш килде. Шул рәвешле яулык бәйләү ул адәм балаларын сәламәт, бәхетле, гөнаһларсыз яшәргә өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International