“Шатлык” приютында хоккейчылар булды

2017 елның 27 июне, сишәмбе

 “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр янына  гадәти булмаган кунаклар – “Рязань” хоккей клубы уенчысы Евгений Лызин Һәм “Ариада” хоккей клубы уенчысы Андрей Алексеев очрашуга килде.

Бу очрашуны балалар түземсезлек белән күптән көтеп алган иделәр. Кунаклар балалар белән төрле эстафета уеннары, спорт ярышлары уздырды. Шулай ук балалар белән җанлы әңгәмә дә уздырдылар. Әңгәмә барышында хоккей турында кызыклы  мәгълүматлар берделәр.

Балалар үзләренә  спортсмен өчен иң мөһиме: нык шөгельләнү, җиңүгә омтылыш һәм җанатарларның  ярдәме дигән нәтиҗәгә килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International