"Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы "Альтернатива" Яшьләр клубы катнашучылары белән бергә шәһәр урамнарында акция үткәрде.
Балалар урам җәяүлеләренә тематик сораулар бирде, брошюралар өләште. Ашыкмаган кешеләргә “Наркотик” темасы буенча кроссворд чишергә тәкъдим ителде.