Балтач районында 90 яшьлек юбилярны котладылар

2017 елның 27 июне, сишәмбе

 Куныр авылында  яшәүче Галимова  Гөлчирә Сәетбаттал кызына 24 июнь көнне 90 яшь тулды. 

Шул уңайдан Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Куныр  авыл җирлеге башлыгы Зиннур  Әсхадуллин,  җаваплылыгы чикләнгән «Якты юл» җәмгыяте җитәкчесе Райф Хәкимовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. 

Моннан тыш, юбилярга Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International