Буа районында биш һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче күп балалы гаиләләр һәм социаль ярдәм алучы инвалидларның йортларында автоном янгын кисәтү датчиклары урнаштырыла.
№111 янгын бүлеге хезмәткәрләре "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрә, белешмәлекләр тапшыра.