Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның белгечләрен яңадан профессиональ әзерләү программасының пилот проекты уңышлы дип табылды

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Казан (Идел Буе) федераль университетында "Социаль проектлаштыру һәм социаль проектлар белән идарә итү" Россия өчен уникаль мәгариф укытуы тәмамланды.

Укытулар барышында тыңлаучыларга социаль хезмәт күрсәтүчегә таләпләр, эшчәнлекнең хокукый нигезләре, бухгалтерлык исәбе һәм салым салу турында сөйләделәр.

Укуларның нәтиҗәсе булып "Юл картасын" яклау торды. Яклауда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре презентациясе белән чыгыш ясаганда комиссия сорауларына җавап бирде. Комиссия составына ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм социаль хезмәт күрсәтү системасын оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Оксана Терехина керде.

Чара йомгаклары буенча, барлык "Юл картасы"на да уңай бәя бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International