Социаль яктан имин булмаган гаиләләрне ачыклау системасын тормышка ашыру кысаларында Тукай халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Князев урта гомуми белем бирү мәктәбендә балигъ булмаган кызлар белән "Этикет кызлар өчен" темасына дәрес үткәрде.
Чарада төрле категория гаиләләрдән 9 балигъ булмаган кыз-бала катнашты. Чараның максаты булып кызларда рухи һәм әхлакый культура тәрбияләү торды.
Балалар әлеге тема белән кызыксынды һәм фикер алышуда актив катнашты.