"Шәфкать" үзәге психологы тарафыннан тәмәке тартыну кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрелде

2017 елның 23 июне, җомга

Бүген, 23 июньдә "Тормыш ямьле!" программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова Князев гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы лагерьда тренинг үткәрде.

Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 8 балигъ булмаган бала катнашты.

Чараның максаты булып яшүсмерләргә никотинның кеше организмына тәэсире турында мәгълүмат җиткерү торды.

Катнашучылар 2 команда бүленеп, күнекүләр башкарды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International