"Веста" үзәге белгече сәламәт яшәү рәвеше пропагандалаучы рәсем конкурсы үткәрде

2017 елның 23 июне, җомга

"Наркотикларсыз тормыш" Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Любовь Таирова 19-23 июньнән "Мин яратам сине, тормыш!" рәсемнәр конкурсы үткәрде.

Беренче көне белгеч балаларга “Наркотикларсыз тормыш” акциясе турында сөйләде. Аннан соң, "Мин яратам сине, тормыш!" темасына рәсем ясарга тәкъдим итте.

Иң яхшы рәсеме булган балалар бүләкләр һәм рәхмәт хатлары алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International