"Веста" үзәге социаль педагогы патриотик юнәлештәге чара уздырды

2017 елның 23 июне, җомга

"Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Тугашова социаль адаптациядә авырлыклар кичергән 7-13 яшьлек балалар өчен кинотренинг үткәрде.

Балалар игътибарына мультфильм тәкъдим ителде. Шулай итеп, балалар туган як тарихы һәм үсеше турында бик күп яңалык белде.

Барлык балалар да оештырылган чарадан бик канәгать калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International