Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Казан шәһәрендә узган Республика социаль форумында катнашты.
Форумда күргәзмә, мастер-класслар оештырылды. "Веста" үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова мультипликацион фильм ясау буенча анимацион тернәкләндерү студиясен тәкъдим итте.
Форумда шулай ук һөнәри мәйданчыклар эше башкарылды. Шуларның берсендә "Веста" үзәге директоры Татьяна Мыльникова волонтерлык эшчәнлегенең тәҗрибәсе белән уртаклашты.