Кукмара тернәкләндерү үзәгендә медицина сәгате узды

2017 елның 23 июне, җомга

Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә массаж буенча шәфкать туташы Юлия Иксанова “Сколиозны дәвалау һәм профилактикалау” темасына 2 коррекция төркеме балалары белән медицина сәгате үткәрде.

"Балалар белән бергә без сколиоз килеп чыгу сәбәбе, аны ничек билгеләргә мөмкинлеге турында сөйләштек. Балалар аны дәвалау һәм профилактикалау турында бик күп яңалык белде", - ди Юлия Иксанова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International