Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу акциясе үткәрде.
Чара тарихи белешмәләр белән башланып китте. Аннары Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре яшь буынга мөрәҗәгать итте. Җыелучылар сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.
Аннары учреждениедә сугыш турында китаплар күргәзмәсе оештырылды.
Бүген 10.00 сәгатьтә интернат-йорт хезмәткәрләре "Мәңгелек ут" мемориалы каршында хәтер көненә багышланган митингта катнашачак.