Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе тәрбиячесе Г.Р.Гыйләҗетдинова җитәкчелегендә 21нче июньдә 13 инвалид бала очен Боровецк авылы ветераннарына багышланган һәйкәлгә экскурсия оештырылды.
Балалар бик кызыксынып тәрбиячене тыңлады, 1 минут тынлыкта торып сугышта катнашканнарны искә алды, чәчәкләр куйды.