"Яңарыш" тернәкләндерү үзәге карамагындагылар хәтер көненә багышланган экскурсиядә булды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Хәтер көне кысаларында Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен Ярослав Гашек музеена экскурсия оештырылды.

Балаларга Туган ягын яклаучылар портретын, хәрби чор картиналарын күрсәттеләр.

Чара ахырында балалар һәм яшүсмерләр "Мәңгелек ут" мемориалына барды, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International