Хисап атнасы барышында республика оешмалары 4190 эш урыны ачык дип белдерде

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 20 нче июнь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 501 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 302 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,66% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36 863кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 4190 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,37 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 591 кеше эшсез дип танылган, шуларның 559ы – моңа кадәр хезмәт куйган. 91 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International