Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1300 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 39 кешегә азрак.
Шулай ук, Түбән Камада 24, Яшел Үзәндә 20, Алабугада 18 кешегә эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1055, 456 һәм 436 эшсез граждан теркәлгән.
Моның белән беррәтән, Чистайда, Каама Аланында һәм Менделеевскта кешегә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.