Ютазы районында ел башыннан 12 балигъ булмаган баланы эшкә урнаштырганнар

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны җәйге каникул вакытында вакытлыча эшкә урнаштыру  буенча чаралар оештыруны дәвам итә.

Эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашкан яшүсмерләргә 1275 сум күләмендә матди ярдәм түләнә.

Агымдагы ел башыннан Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 12 кешене эшкә урнаштырган. Барлыгы 2017 елда 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 150 балигъ булмаганны эшкә урнаштырырга планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International