Шушы көннәрдә Буа районы җитәкчеләре эш белән тәэмин итү үзәге, оешма, предприятие вәкилләре белән берлектә мәктәп укучыларын укудан буш вакытта эшкә урнаштыру мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Буа районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рәсимә Абитова сүзләренә караганда, агымдагы елда каникуллар вакытында 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 140 яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла. 1 нче май көненә 25 укучы эшкә урнаштырылган.
Шунысын да әйтергә кирәк, ПМК-5, ПМК-6, "Дружба" ҖЧҖ, "Кыят" ААҖ, "Авангард" ҖЧҖ җитәкчеләре мәктәп укучыларын эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.