“Наз” үзәге карамагындагылар өчен хәйрия концерты оештырылды

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

2017 нче елның 20 нче июнендә “Арттерапия” социаль программасы кысаларында «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә Балтач муниципаль районың мәдәният үзәге каршында эшләп килүче “Автоклуб” хезмәткәрләре катнашында хәйрия концерты булып узды.

Тернәкләнүчеләрне әлеге чара чын-чынлап җыр-моң дөньясына алып керде. Алып баручы Әухадив Раннур Фәннур улы концертны төрле шаян-көлкеле шигьри-мәзәкләр белән дәвам итте. Әсхадуллина Айсылу, Хәдиева Эльвира җырлаган җырлар өчен тамашачылар көчле алкышларга күмде. Концерт азагында өлкәннәр рәхмәт йөзеннән башкаручыларга теләк-тәкъдимнәрен җиткерергә ашыкты.

Уздырылган әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте өсти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International