Биектау районыннан коляскаларда йөрүче инвалидлар конфедерация Кубогы матчында булды

2017 елның 20 июне, сишәмбе

2017 елның 18 июнендә Биектау районыннан ике инвалид-колясочник Португалия һәм Мексика арасында узган конфедерация Кубогы матчында булды. Билетлар ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бирелде.

Министрлыкта шунсын ассызыкладылар: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук, җәмгыятьнең бер өлеше булып тора, һәм беркем дә моны онытырга тиеш түгел.

Мөмкинлекләре чикле җанатарлар "Казан-Арена" стадионында булып кайтуларыннан канәгать калды. Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре сөйләвенчә, үзәк карамагындагылар күтәренке кәефтә калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International