"Богородский рай" үзәге педагогы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чара үткәрде

2017 елның 20 июне, сишәмбе

"Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Алия Айсина балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы Алсу Багаутдинова белән берлектә балигъ булмаганнар белән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән чара уздырды.

Чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру, начар гадәтләрдән баш тарту, актив тормыш позициясе формалаштыру торды.

Чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау турында белделәр, төрле ребуслар чиште һәм табышмакларга җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International