Кичә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга бер мәртәбә түләнә торган финанс ярдәме бирүгә бизнес-планнар бәяләү буенча комиссия утырышы узды.
Комиссия әгъзаларына бүгенге көндә ихтыяҗы зур булган 2 бизнес-план тәкъдим ителде: чәчтараш һәм кием тегү хезмәте.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча мини-ателье эшен ачу хупланды.