2017 нче елның 19 нчы июнендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьяда авылындагы ”Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикле кешеләр hәм пенсионерлар татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеена сәяхәт кылды.
Музейның беренче катында алар язучының балачагы, Урал, Казан чорындагы иҗаты турында һәм шулай ук “Тукай мәңге яшәячәк” дип исемләнгән зал белән танышты. Бинаның икенче катында сынлы сәнгать күргәзмәсен карадылар. Шунда ук урнашкан башка мемориаль күргәзмә ХIХ нчы гасыр чорын сүрәтли. Музейда куелган әкият геройларының сыннары, Тукай тормышын тасвирлаган күп төрле материаллар, фоторәсемнәр, төрле-төрле экспонатлар белән танышу тернәкләнү узучыларга тарихи истәлекләрне барларга зур мөмкинлек бирә. Аларга әлеге чаралар татар халкының бөек шәхесләре турындагы мәгълүмәт белән күбрәк танышырга, белем өстәргә ярдәм итә.