Бүген, 19 июнь көнне Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең белгечләре волонтерлар белән бергә наркотикларга каршы акция үткәрде.
Акция барышында волонтерлар шәһәр халкына мәгълүмати буклетлар өләште, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.