22 июнь көнне Лениногорск эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.
Чарада түбәндәге предприятиеләрнең вәкилләре катнашыр дип көтелә: "Торос-Молоко" ҖЧҖ, "Водоканал" ҖЧҖ, "Геотех-сервис" ҖЧҖ, "Контакт-сервис" ҖЧҖ, "РосНефтеКомплект" ҖЧҖ, "Модуль", ҖЧҖ "Компания Карлен" ҖЧҖ, "Альдем", "Оптовик" ҖЧҖ һ.б.
Эш бирүчеләр бухгалтер, АГП машинисты, слесарь, автомобиль йөртүче, сатучы, кассир, инженер, оператор, терлекче, пешекче, урам себерүче, электрогазосварщик, пескоструйщик, изолировщик, техник персонал, кладовщик, почтальон кебек вакансияләр тәкъдим итәчәк.
Чара 10.00 сәгатьтә Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 51 нче йорт адресы буенча узачак.