Бүген 19 нчы июнь көнне Министрлыкта видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды. Биредә министрлык карамагындагы учреждениеләрнең, социаль яклау бүлекләренең җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибенә инвалидларны эшкә урнаштыру, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә чиратта тору, СОП базасы белән эшләү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, киңәшмә барышында министрлык карамагындагы учреждение хезмәткәрләрен аттестацияләү, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә капиталь ремонт турында фикер алыштылар.
Киләсе видеоконференция 2017 елның 26 нчы июнь көненә планлаштырыла.