Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балалар мәрхәмәтлек ордены катнашучысы Надежда Кривоносова кызыл балчык белән эшләү буенча дәрес үткәрде.
Социаль педагог Татьяна Сагитова сүзләре буенча, укулар барышында инвалид балалар сувенирлар ясарга өйрәнде, кулларының вак моторикасы ныгытылды, фикерләү, сәнгати сәләте үсте.
Чара ахырында Надежда Кривоносова истәлеккә "Лаишевские просторы" картинасын бүләк итте.