Әтиләр көне алдыннан “Әтиләр Берлеге” Республика иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе Балтач районында балигъ булмаган балалар, шул исәптән, 4 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әтиләр өчен чара оештырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров һәм район рәисе Булат Зыятдиновның сәламләү сүзләреннән соң, аталар ике төркемгә юүленде. Алар белән прокурор ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина һәм Балтач үзәк район хастаханәсенең участок педиатры Диана Зәкиева профилактик әңгәмәләр үткәрде.
Чара чәй өстәле артында тәмамланды.