Агымдагы елның июнь аенда эш бирүчеләр белән килешү төзү буенча Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 346 яшүсмерне эшкә урнаштырды.
Балаларга эш урыннары тәкъдим итүче предприятиеләр арасында “Яшьләргә ярдәм күрсәтү үзәге”, Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе, "Әлмәт торба заводы" АҖ, "СМП-Нефтегаз" АҖ, "Алсу" Әлмәт оек фабрикасы, "ЖЭУ №7", ҖЧҖ, "Светсервис" МУП һәм башкалар булды.