Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылды

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

"Наркотикларсыз тормыш" наркотикларга каршы республика акциясен тормышка ашыру максатыннан Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге берничә күчмә чара үткәрде.

Шулай итеп, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре аноним эчкечеләр җыелышында булып, гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү хезмәте турында мәгълүмат җиткерде. Җыелышта 14 кеше катнашты.

Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Тәлгать Шәйхуллин исемендәге тернәкләндерү үзәгендә булды. Биредә белгечләр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр, буенча һөнәри юнәлеш бирү хезмәте турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International