Шәһәр китапханәсендә Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрелде.
Китапханә хезмәткәрләре наркоманиянең куркыныч авыру булуы турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар рациональ туклану, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше турында белде.
Чара кызыклы, гыйбрәтле формада узды. Анда 18 балигъ булмаган бала катнашты.