Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре Мамадыш “Кайгырту” комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә автоматик янгын сигнализациясе урнаштыру эшләре алып бара.
Ведомствоара патронажда торучы, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә 15 датчик, ялгыз яшәүче инвалидларның йортында 3 датчик урнаштырылды.
Барлыгы 2017 елда 32 янгын сүндерү датчигы урнаштыру планлаштырыла.