Норлат халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны укудан буш вакытта эшкә урнаштыру буенча программасын гамәлгә ашыра.
Агымдагы ел башыннан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан 77 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Хәзерге вакытта эш бирүчеләр белән шартнамәләр төзү бара.