“Шатлык” приюты карамагындагылар көнкүреш кагыйдәләренә өйрәнә

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

“Шатлык” приютында олы төркемдә тәрбияләнүче балалар белән  берлектә “Кунакка чакырабыз” дигән  чара үткәрелде.  

Чараның максаты– балаларны этикет нормаларына таянып ничек итеп кунакка чакырырга, килгән кунакны дөрес итеп каршы алырга, үзеңне хуҗа ролендә дөрес итеп тотарга өйрәтү иде.

Дәрескә бик күп өстәмә иллюстратив,  әсбәпләр, дидактик материал әзерләнде. Балалар кунакка чакыру  һәм кунаккны дәрес итеп кабул итү, кунакчыллык кагыйдәләре белән танышты. Шулай ук өстәл артында үзеңне ничек тотарга, бәйрәм өстәлен ничек әзерләргә дә өйрәнде. Дәрес ахырында балаларга “Кунак кабул итү” дигән презентация күрсәтелде. Балаларга бу дәрес бик ошады, алар да бит, иртәме, соңмы хуҗа һәм кунак ролендә булачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International