Алабуга интернат-йорты карамагындагылар шахмат-шашка турнирда катнашты

2017 елның 16 июне, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар кичә Казанда узган Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар һәм психоневрологик интернатлар карамагындагылар арасында оештырылган Республика шахмат-шашка турнирында катнашты.

Ярышлар йомгаклары буенча алабугалылар мактаулы беренче урынны алды. Шахматчылар арасында Альберт Бекмухамедов икенче урынны алды, Владимир Яшину шашка буенча өченче урынга лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International