2017 елның 7-14 июнендә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәгендә студентлар өчен семинар узды.
Чара "Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау” программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Семинарда Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының көллият, техникум, югары уку йортлары һәм башка белем бирү учреждениеләреннән 110 студент катнашты.
Тренингта, интерактив лекция һәм дәресләрдә волонтерлар берләшмәләренең лидерлары һәм әгъзалары һәм аларның эшчәнлеген алып баручы Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Бөгелмә, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Сарман, Тәтеш һәм Чистай муниципаль районнары, шулай ук Чаллы шәһәреннән белгечләр булды.
Азака семинарда катнашучылар сертификатлар алды.