Кичә, 15 июнь көнне, Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада "Ютазы элеваторы", "КАМАЗ" ҖЧҖ, "РОСТ ПромСервис" ҖЧҖ һәм башкалар катнашты.
Барлыгы ярминкәдә 74 кеше булды, шуларның 47се даими эшкә юнәлешләр алды.
"Ютазы элеваторы" ҖЧҖ вәкилләре 23 эш урыны тәкъдим итте, алар арасында зерносушильщик, слесарь-электрик, слесарь-ремонтчы, газоэлектросварщик һ.б. булды.
Өстәмә мәгълүматны Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә 8 (85558) 71543 телефоны аша алырга була.