"Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Сәламәт яшәү рәвеше" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Әлеге чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, алкоголь, тәмәке тарту, наркотик матдәләрнең нинди зыян китерүе турында мәгълүмат җиткерү торды.
Чара балаларның сәламәт яшәү рәвеше турында фикерен белдерүдән башланып китте. Алга таба тәрбиячеләр алдагы әңгәмәнең максатлары һәм бурычларын билгеләделәр.
Чара ахырында балалар рәсем конкурсы узды.