Яр Чаллы эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады

2017 елның 16 июне, җомга

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре 2017елның 15 июнендә  үткән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.

Чараның эшендә шәһәрнең 13 оешмасыннан кадрлар белән эшләү  бүлеге белгечләре катнашты, шулар арасыннан ПАҖ “КАМАЗ” Пресс-рам заводы”, ҖЧҖ “Газобетон”, ҖЧҖ “ЗСК”, ҖЧҖ “Ак барс мебель фабрикасы”, ҖЧҖ “Рост Тайм”, ПАҖ КАМАЗ “Логистик үзәге” һәм башкалар.

Барлыгы эш бирүчеләр 809 буш эш урыны тәкъдим итте:кондуктор, төяү җайланмасын йөртүче, транспортировщик, аш бүлмәсе эшчесе, пешекче, котельня операторы, укчы, сатучы-кассир, КИПиА көйләүчесе, яндыручы (обжигальщик), шихтовщик, ашханә мөдире, электромеханик, комплектлачы, огнеупорщик, эретеп ябыштыручы, монтажчы, технолог, администратор һәм башкалар.

Моннан тыш Яр Чаллы шәһәре  мәшгульлек үзәгенең буш эш  урыннары тупланмасы да тәкъдим ителде, анда ярминкә  үткәрү вакытына 6000 буш эш урыны теркәлгән иде.

 Ярминкәгә 128 кеше килде, шуның 29ына ярминкәдә катнашкан оешмаларның буш эш урыннарына эшкә урнашу өчен юллама бирелде.

Мәшгульлек үзәге белгечләре  ярминкәгә килүчеләргә эшне интернет-ресурсларны кулланып та табып булганлыгын  аңлаттылар, шул исәптән  рәсәйкүләм буш эш урыннары тупланмасы “Рәсәйдә эш” порталыннан да кулланып эзләүне төшендерделәр. Һәр килүчегә шушы порталдан ничек дөрес итеп куллану турында  язылган аңлатма тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International